Акция в честь 20-летия Декларации о суверенитете Татарстана

28 августа 2010 г. • 00:53
Татарстан Республикасының Суверенитет Декларациясен кабул итүнең 20 еллыгына багышлана!

30 августта «АЗАТЛЫК» ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРЛЕГЕ Ирек Мәйданында
“УЯН ТАТАР!!!” исемле акция уздыра!

Татар баласы! Син татар мәктәпләре ябылуга каршымы? Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартуга каршымы? Татарның милли университеты булмаганын гаделсезлек дип саныйсыңмы? Сине татарның бүгенге хәле борчыймы? Син татарның милләт буларак юкка чыгуын һәм урыслашып бетүен теләмисеңме? Татар милләтенең дәүләтсез, телсез, мескен халыкчыкка әверелүенә риза түгелсең икән, гаделсезлеккә каршы милләтең-телең өчен нәрсә булса да эшләргә теләсәң һәм милләт өчен көрәшергә әзер булсаң Телебезгә-милләтебезгә битараф булмаган яшьләр бар икәнен күрсәтик! Милләтебезне-телебезне таптарга бирмик!
Бердәй кузгалсак, бернинди система, бернинди дә хакимият безнең басымыбызга чыдамаячак.
Татар бүгенге көндә бии бии, җырлый җырлый, ябырылып базарда яткан, инкыйразга юл алган халык!

Татар! Син милләтеңнең юкка чыгуын теләмисеңме?
Теләмәсәң протест белдер!

Бу акция татарның үзенә юнәлтелгән! Татар халкына өндәү бу!
Татар җитте сиңа йокларга! Йоклап күп нәрсәңне югалттың бит! Уянырга вакыт җитте! Уйланырга вакыт җитте! Синең өчен хокукларыңны беркемдә яклап ятмас. Татар! Син бүген бары үзеңә генә өметләнә аласың!!! Максатлары:

1) Милләт-тел проблемаларына игътибар җәлеп итү;
2) Милләт-тел проблемаларына БИТАРАФ булмауга өндэү!
3) Татар мәктәпләрен ябуга, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартуга, милли университет булмауга, мәктәпләрдә татар теле укытучылаырн кыскартуга бары тик урыс телендә ЕГЭ бирүгә, протест белдеру!
4) Милләт-тел проблемаларына битараф булмаган яшьләр бар икәнен курсәтү!


P.S. Кемдер әйтер, ни файда ул урам акциясеннән дип. Барыбер берни үзгәрми бит дип. Җавап бирәм:

1) Файдасы шунда, син протест белдереп, проблеманы ачыктан ачык итеп күрсәтәсең. Кешеләр аңлый башлый,белә башлый проблема турында.
2) Мәскәү татарны озак еллар кысты һәм кыса. Алга таба да кысачак,протестлар булмаса.
3) Ә нәрсә эшләп була бүген шундый акцияләр үткәрмичә? Ничек халыкка аңлатырга? Ничек уятырга?
4) Татар синең хокукларың өчен беркемдә көрәшмәс, үзең көрәшмәсәң. Бу акция көрәшү ысулларының берсе!

Вакыты әлегә билгеле түгел, кемнәр төгәл чыга языгыз. Ансын бергә хәл итербез.

"...Милләтем диде берәү,
Милләтче чыксы сүзе,
Татар өчен кем көрәшсен
Көрәшмәсә татар үзе????...."


УЯН ТАТАР! УЯН ИНДЕ! УЯНЫРГА ВАКЫТ ҖИТТЕ!

Источник:
ИНФОРМАЦИОННОЕ ИЗДАНИЕ ВСЕТАТАРСКОГО ОБЩЕСТВЕННОГО ЦЕНТРА
http://tatar-centr.blogspot.com/2010/08/blog-post_26.html